Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Президенты бүлеп биргән акчага Казанда 1,7 млн кв. м юл ремонтланачак

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан юлларын ремонтлау өчен өстәмә 1,38 млрд сум акча бүлеп бирде. Шул рәвешле, быел республика башкаласында юл салу-ремонтлау эшләрен финанслау (башта бүленгән 1,26 млрд сумны да истә тотып) 2,64 млрд сумга кадәр җитте. Бүген мэриядә узган киңәшмәдә бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге акчалар 1,7 млн кв метрдан артык юлны тәртипкә китерергә булышачак. Бүленгән акчаларның 500 млн сумы ишегаллары, 167 млн сумы бистә юлларын яхшыртуга тотылачак. 300 млн сум акча шәһәр юлларындагы чокырларны ямау һәм асфальт-бетон өслекнең тузган катламнарын төзәтү, 292 млн сум - мәктәп маршрутларын норматив хәлгә китерүшә, ә тагын 1,38 млрд сумы төп магистральләрнең асфальт-бетон өслеген ремонтлауга китәчәк. Агентлык хәбәрчесе белән әңгәмәдә Казан тышкы төзекләндерү комитеты рәисе аныклап узганча, ТР Президенты бүлеп биргән акчалар нәкъ менә юллардагы чокырларны бетерүгә һәм юл билгеләрен ясауга сарыф ителәчәк. Элегрәк шәһәр башкарма комитеты Казан хакимиятендә әлеге проблемаларны хәл итәр өчен акча юк дип белдергән иде. Казан мэры Илсур Метшин, шәһәр юлларын ремонтлауга өстәмә акчалар бүлеп биргәне өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. "Эшләрне Шәһәр һәм Республика көненә кадәр тәмамларга тырышырга кирәк. Сезгә тагын бер тапкыр шундый бурыч куям", - дип мөрәҗәгать итте ул Игорь Куляжевка.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев