Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли музеенда "Ике дустыңны алып кил – бер билетны бушлай ал" акциясе узачак

Татарстан Милли музеее үз дусларына 30 марттан башлап, һәр пәнҗешәмбе көнне 16.00дән 19.00 сәгатькә кадәр,– «Ике дустыңны алып кил – бер билетны бушлай ал» акциясе үткәрәчәк. Дусларын, коллегаларын, туганнанрын алып килгән кеше музейга бушлай керә алачак, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте. Бүген зур бинаның ике катында – «Татарстанның борынгы тарихы», «XVIII гасырда Казан губерниясе», «Алтын татар хәзинәсе» экспозицияләре, “Татарстанның урта гасыр тарихы”, “Православ мәдәнияте раритетлары” уникаль күргәзмәләре, “Уникенче ел яшене”, “Билгесез Бөек сугыш. 1914-1918 еллар» хәрби күргәзмәләре, «Осталарның алтын куллары: татарларның халык һөнәрләре»,этнографик күргәзмәсе һ.б тәкъдим ителә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев