Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мәктәпләрендә экология дәресе укытылырмы?

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде.

"Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана дигән сорауны биргәндә балаларның төрлечә җавап бирүе күңелне төшерә. Экология турында башлангыч сыйныфтан ук хәбәрдар булу зарур. Шул ук дәресләр өлкән сыйныфларда да дәвам итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте Абдулганиев.

Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "программада факультатив яки өстәмә сәгать" итеп экология дәресен кертү идеясен этәрергә ниятли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев