Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мәгълүмат чаралары вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Республиканың 39 журналисты Казанда 2014 елда 22 нче кышкы Олимпия  уеннарына һәм 11 нче Паралимпия уеннарына, 2015 елда Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатына әзерлеккә һәм үткәрүгә, шулай ук ТР ММЧ үсешенә өлеш керткәннәре өчен бүләкләнделәр. Алар арасында "Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе" ФДУП хәбәрчеләр челтәре хезмәтенең Казандагы пункты мөдире Станислав Назаров та бар. Аңа республика ММЧ үсешенә өлеш керткәне һәм нәтиҗәле эше өчен Татарстан Респубикасы Президенты рәхмәт хаты тапшырылган. "Российская газета" филиалы мөхәррире Галина Аристова, "Татмедиа" АҖ филиалы - "Сабантуй" газетасы директоры Айдар Гыймадиев, "Российская газета" филиалы директоры Юрий Малафеев Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына лаек булды. Казанда Россиянең төбәк һәм милли ММЧның алтынчы форумын үткәрүдә актив катнашкан өчен "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтовага республика Президенты Аппараты җитәкчесе исеменнән рәхмәт белдерелгән. kazanfirst.ru сайты генераль директоры Ярослав Муравьев, "Татмедиа" АҖ филиалы директоры - «Челнинские известия» газетасы мөхәррире Зөлфия Солтанова һәм "Татмедиа" АҖнең элеккеге генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов 2014 елда 22 нче Олимпия кышкы уеннарына һәм 11 нче Паралимпия уеннарына әзерлектә һәм үткәрүдә катнашулары өчен Россия Федерациясе Спорт министрлыгының истәлекле медальләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 2015 елда Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатына әзерлеккә һәм үткәрүгә өлеш керткәне өчен 29 медаль һәм РФ Спорт министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылган. Бүләкләнүчеләр арасында "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Андрей Кузьмин һәм Казан Идел буе федераль университетының Югары журналистика һәм медикоммуникацияләр мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский да бар. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X