Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан киләсе елда Кызыл шәһәрендә Сабан туе үткәрергә ниятли

2017 елда Кызыл шәһәрендә, Татарстан иҗат коллективлары катнашында, Сабан туе үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин хәбәр итте. Делегация Хакасиядә «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумының пленар утырышында катнашты. А.Сибагатуллин сүзләренчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан вәкилләренә ел саен бу форумда катнашырга йөкләде. "Уртак этномәдәни чаралар, конференцияләр, фәнни тикшеренүләр, шулай ук тәҗрибә уртаклашу, халык сәнгате кәсепләрен өйрәнү - болар барысы да ТР Президенты йөкләмәсе", - дип билгеләп үтте министр һәм иҗат коллективлары белән алмашу мәсьәләсе дә куелуын өстәде. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов татар диаспорасы белән элемтәләрне ныгытырга, Енисей елгасының яыр буен куллану тәҗрибәсен өйрәнергә дә йөкләгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев