Татарстан җыелма командасы II Бөтенроссия пляж уеннарында җиңүгә иреште

Татарстан җыелма командасы 21 июльдә Мәскәүдә башланган II Бөтенроссия пляж уеннарында җиңүче булды. Оештыручылар хәбәр итүенчә, әлеге турнир кысаларында 22 июльдән 24енә кадәр пляж регбие буенча Россия чемпионаты үткәрелгән иде. Анда Татарстан җыелма командасы сыйфатында “Динамо-Энергия” чыгыш ясады. Татарстанлылар Мәскәү “Динамо”сы белән кискен көрәштә беренче урын яулап алды. Исәп - 5:3. Олимпия резервының “Динамо” Республика махсуслаштырылган балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә (Казан) Ислам Гарифуллин җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр алтынчы урынгы чыкты. Россия чемпионатында һәм пляж уеннарында Татарстаннан Руслан Мөхетдинов иң яхшы уенчы дип танылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: