Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Дәүләт Советы җәйге яллар алдыннан соңгы сессиягә җыелды

Бу минутларда Татарстан Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутатларының XIX утырышы башланып китте. Җәйге яллар алдыннан уздырыла торган соңгы сессиядә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һ.б. рәсми затлар катнаша. Көн тәртибенә 30дан артык мәсьәлә чыгарыла. Алар арасында “2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында” 251-5 нче номерлы закон поекты (I укылыш), “Татарстан Республикасында ветеринария эше турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында” 219-5 нче номерлы ТР закон проекты (II укылыш), “Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында” ТР законына үзгәрешләр кертү хакында” 242-5 нче номерлы республика закон проекты турында (I укылыш) һ.б. закон проектлары һәм инициативалары бар. Шулай ук бүген депуталар Дәүләт Думасына "Сугыш балалары турында"гы федераль закон проектын кертү буенча закон чыгару башлангычы турында фикер алышачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев