Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казан мәктәпләре ашханәләрендәге ризыкларның сыйфатын тикшерде

Казан мәктәпләре ашханәсендә төшке аш бәясе 58 сум тора. Кайнар иртәнге аш белән төшке аш бәясе — 80 сум. Мондый акчага нәрсә алып була инде хәзерге заманда, дияр күпләр. Бу мәсьәлә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын да борчыган булса кирәк. Аларның берничәсе башкалабыздагы белем бирү учреждениеләрендә булып, ашханәдәге  меню белән танышты, аларның тәмен дә татып карады.
 

Мантый һәм винегрет - бар да тәмле

  Беренче булып депутатлар Казандагы 1 нче номерлы гимназиядә булды. Биредә барлыгы  560  бала белем ала. Биредәге гимназиянең иң зур бәласы — ул да булса ашханәнең кечкенә булуы. Шуңа да балалар берничә сменада тукланырга мәҗбүр. Гимназия директоры Гөлфия Шәмсиева сүзләренчә, ашханәдә көн саен берничә укучы дежур тора. Дежур булган вакытта алар дәресләрдән азат ителә.     “Без укыганда, 2 бала дәрестән бераз гына иртәрәк китә дә, өстәлләргә ризыкларны төзә иде”, дип искә алды парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. Белем бирү учреждениесендә балалар саны чагыштырмача аз булганлыктан, аларның барысы да кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Гимназия ланч-бокс, ягъни, әзер ризыкларны алып килеп, ашханәдә җылыту системасы буенча эшли. Гөлфия Шәмсиева әлеге ризыкларны ярыйсы ук сыйфатлы һәм тәмле, ди. Әмма 1960 елда төзелгән бинада ашханәнең мәйданын арттыру ихтыяҗы биредә көн кебек ачык. Шуңа да балалар тәнәфесләрдә генә тамак ялгарга өлгерми, дәрес вакытында килергә мәҗбүр. Ашханәгә кергән балар үзләре исә ризыктан канәгәть. “Кичә мантый, винегрет бирделәр. Барысы да бик тәмле, җылы”, ди укучылар.  

Кичә пилмән, бүген пилмән...

  Тик депутатлар моның белән генә “тынычланмады”. Ашханәнең эченә үк үтте алар.  Светлана Захарова суыткычларга кадәр карады һәм... ризыкларның кайчан әзерләнгәне язылмавы ачыкланды. Ризыкларны саклау тәртибе буенча азык-төлекнең кайчан, нинди көнне әзерләнгән булуы язылып куелган булырга тиеш. Бу, беренче чиратта,  пешекченең үзе өчен кирәк.     Депутатлар менюны да җентекләп өйрәнде. Узган айдагы ризыклар исемлегендә дә хата тапты алар. Мисал өчен, балаларга берничә көн рәттән пилмән ашатканнар. Стандартлар буенча ризык һәр көнне төрләндерелергә тиеш. Бу менюны бозу дип атала һәм аның өчен штраф “сугарга” да мөмкиннәр. Пешекчеләр бу очракны гыйнварда берничә көн салкыннар булды. “Форс-мажор”лы көннәрдә башкача мәсьәләне чишү мөмкин түгел, балаларны җылы ризыксыз калдырып булмый, дип аңлатты. - Без үзебез дә балалар ашаган ризык белән тукланабыз. Җитештерү буенча мөдир бездә бик молодец. Әгәр дә ризык стандартларга туры килми икән, ул  шунда ук департаментка шалтыратып,мисалга,  камыр ризыкларыгыз бик йомшак түгел, маен салып бетермәгәнсез бугай, дип әйтә. Артык калырдай итеп заказ да бирми. Камыр ризыкларының берсе дә калмый. Монда эшләнгән бөтен нәрсә дә балаларга яхшы булсын өчен башкарыла, - ди Гөлфия Шәмсиева. Аның фикеренчә, ланч-бокс системасы буенча тукландыру бик уңай, чөнки һәр мәктәпнең дә пешекчеләр тотарга, әзерләү цехы булдырырга мөмкинлекләре юк. Билгеле булганча, Казандагы балалар бакчалары, кайбер хастаханәләр һәм мәктәпләр ризыкны социаль туклану һәм сәүдә департаменты аша алдыра. Департамент ике атналык менюны алдан төзеп, мәктәпләргә юллый. Төшке аш өчен укучылар электрон юл белән түли, кайбер мәктәпләрдә акчага да сатып алу каралган.     1нче номерлы гимназия директоры биредә андый мөмкинлек юк, дип аңлатты. Буфеттагы татлы пироженоелар, пицца, өчпочмак кебек камыр ризыклары, сок, сөтле коктейльләр шулай ук электрон карта белән сатыла. Бу ысул дөресме-юкмы дигән сорау депутатларны гына түгел, күпчелек ата-аналарны да борчый. Бер яктан караганда, шул рәвешле ашату — баланың хокукларын бозу булып тора. Чөнки бу аңа сайлау мөмкинлеге бирми. Икенче яктан исә, электрон карта белән баланың нәрсә сатып алуын әти-әниләр интернеттан контрольдә тота ала. Шуңа да медальнең ике ягы булган кебек, ашату системасындагы “үзенчәлекләр” дә ике яклы...  

“Макароныгыз майлы”

  Аннан соң депутатлар Мәүлетов урамындагы 127 нче мәктәпкә барды. Биредә дә ланч-бокс системасы буенча ашаталар. Монда  747 бала белем ала. Әмма аларның барысы да җылы ризык белән тәэмин ителмәгән булуы ачыкланды. Шуларның 100 дән артыгы бушлай туклана. (Аз кертемле гаиләләр, инвалидлар һ.б. ташламалы категорияле яшь гражданнарга мәктәп ашханәләрендә бушлай туклану каралган).     Тикшерү барышында кичә балаларның 400ләбе генә кайнар аш ашаган булуы ачыкланды. Мәктәп директоры Фәридә Ферафонтова моны укучыларның күбесе авырган булуы белән аңлатты. Әлеге мәктәпкә депутатлар тиз генә кереп чыкса, Совет районындагы 171 нче мәктәптә  парламент әгъзалары ризыкларны ашап та карады. Татьяна Воропаевага, мисал өчен, макаронның тәме ошамады. Гәрчә биредә “мәктәп рестораны” системасы белән  тукландырсалар да. - Макароннан үсемлек мае тәме килеп тора! – диде ул пешекчеләргә.  

Мәктәп рестораны һәркем өчен дә түгел

  Моңа кадәр булган белем бирү учреждениеләреннән аермалы буларак, 171нче мәктәптә ашханәдә төзекләндерү эшләре уздырылганнан соң, тәҗрибә буларак, мәктәп рестораны булдырганнар. Биредә балалар 3 төрле салат, 3 төрле итле ризык, 3 төрле гарнирдан үзләре теләгәнен сайлап ала. Ашханәдә әйтүләренчә, укучылар макарон белән дөгегә күбрәк өстенлек бирә. Бәрәңге боламыгы, карабодай боткасы, балык ризыкларын исә бик яратып ашамый. 1250 укучының барысы да диярлек җылы ризык белән тәэмин ителгән. Әмма гаиләдә финанс кыенлыклар булу сәбәпле, кайбер балалар мәктәптә ашаудан мәхрүм.     174 нче мәктәптә исә көндә макарон ашатулары ачыкланды. Менюда ризыклар төрле күрсәтелгән. Әмма мәктәп ишек төбендәге 1В сыйныф укучысы, депутатларның бүген нәрә белән тукландың, дигән сорауларына, кичә дә макарон, бүген дә макарон ашаттылар дип җавап кайтарды. Парламент әгъзалары бу мәсьәләне чишәргә вәгъдә бирде.  

Файдалы ризык ашарга өйрәтергә  кирәк!

  Депутатларның мәктәп ашханәләре буйлап тикшерү уздыруы, беренче чиратта, әти-әнтләрдән килгән шикаятьләр белән бәйле. Светлана Захарова сүзләренчә, кайбер укучыларның әти-әниләре ашханәләрнең кечкенә булуына зарлана. Мондый ашханәләрне модернизацияләү буенча Министрлар Кабинеты берәр нинди программа эшләргә, балалар мондый шартларда тукланырга тиеш түгел, ди депутат. - Балаларның барысы да сосиска һәм пилмән ашарга ярата. Әмма без аларны файдалы ризык ашарга өйрәтергә тиеш. Ашханәләрдәге азык-төлек сыйфатлы, сәламәт һәм төрлеләндерелгән булырга тиеш. Анда яшелчә дә, җиләк-җимеш тә булуы мөһим. Өйдә яшелчәләрдән пешерелгән рагуны ашый бит. Ник алар аны мәктәптә ашамаска тиеш, - дигән фикердә Светлана Захарова.  

Гуляшмы? Фаршмы? 

  Ризыкларның тышкы “кыяфәтләре” буенча да зарланучылар булган депутатларга. Гуляш кайчагында пешә-пешә әллә нәрсә эшләп бетә, аның әллә иттарткычтан чыгарылганмы, әллә гуляшмы икәнен аерып та булмый дигән дәгъвалар булырга тиеш түгел, диде депутат.     Мәктәпләрдә электрон түләүгә килгәндә, моны Светлана Захарова балаларга бәйләнү, акча кысу, талау очраклары белән аңлата. “Әти-әниләр комитетлары ашханәләрне айга бер тапкыр яисә кварталга бер тапкыр булса да тикшерерсен иде. Гражданнар актив булырга тиеш”, дип нәтиҗә ясады социаль комитет рәисе.

Лилия ЛОКМАНОВА

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: