Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан делегациясе дөньяның эре пластмасса һәм каучук күргәзмәсендә катнаша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе бүген Германия Федератив Республикасына сәфәр китә. Дюссельдорфта алар “K-2016” дип аталган XX пластмасса һәм каучук махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашырга исәп тота. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында мәгълүмат бар.

“K-2016” күргәзмәсе пластмасса һәм каучукны файдалану, шушы юнәлештә эшкәртмәләр, фәнни эзләнүләр, җитештерү һәм технологияләр өлкәсендә дөнья күләмендә иң эреләрдән санала. Әлеге күргәзмә 3 елга 1 уздырыла. Быел “Мессе Дюссельдорф” комплексының 19 павильонында (168 мең кв. м) бөтен дөньяның 3 меңләп экспоненты үзенең эшкәртмәләрен тәкъдим итәр дип көтелә. Аларны карарга кимендә 220 мең кеше килер дип күзаллана.

Аерым алганда, expomap.ru сайты хәбәр иткәнчә, 19-26 октябрь көннәрендә уздырыла торган әлеге күргәзмә 4 бүлектән гыйбарәт була: “Чимал һәм өстәмә материаллар”, “Ярымфабрикатлар, техник детальләр, көчәйтелгән пластмассалар”, “Машиналар һәм җиһазлар”, “Күрсәтелә торган хезмәтләр. Тикшеренүләр. Фән”. “K-2016” күргәзмәсендә эшлекле чаралар да планлаштырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев