Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Татарстан — безнең йортыбыз» республикакүләм этномәдәни фестивале гаризалар кабул итә

Сентябрь аенда «Татарстан — безнең йортыбыз» республикакүләм этномәдәни фестиваленә гаризалар кабул ителә башлый. Чараның оештыручылары булып ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты тора.

«Татарстан — безнең йортыбыз» фестивале Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи яктан үзара баюын ныгыту, Татарстанның күпмилләтле мәдәниятын популярлаштыру, үстерү һәм саклау максатында оештырыла.

Фестивальдә түбәндәге номинацияләр урын ала: «вокал», «хореография», «нәфис сүз», «уен-кораллары музыкасы», «фольклор-йолалар куелышы», «иң әйбәт казак коллективы».

Фестивальнең муниципаль һәм зона этапларында катнашучыларны сайлап алганнан соң, җиңүчеләр Гала-концертта чыгыш ясаячак. Әлеге зур масштабтагы концерт Казанда 4 ноябрь көнне оештырылачак.

Фестивальнең зона турлары Буа, Арча, Нурлат, Яр Чаллы, Казан, Лениногорск һәм Сарманда узачак.

Чыганак: http://addnt.ru/tt/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев