Татарның күренекле композиторы Фасил Әхмәтов туган көн

Бүген татарның күренекле композиторы Фасил Әхмәтов (1935-1998) туган көн. ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның һәм ТРның халык артисты булып җәмгыятьтә танылачак Фасил Әхмәт улы Әхмәтов Татарстанның Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында туган. Аларның гаиләсе башта Тулбай авылына, аннары Саба урман хуҗалыгы поселогына күченә, Фасил кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә. 1952 елда Ф.Әхмәтов Казан музыка училищесының баян бүлегенә укырга керә. Бер үк вакытта теория һәм композиция классына да йөри башлый. 1957-1962 елларда Ф.Әхмәтов Казан дәүләт консерваториясенең теоретик композиция бүлегендә профессор А.С.Леман классында укый. Консерваторияне тәмамлагач, ул – Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә өлкән редактор. Аннары консерваториядә аспирантурада укый һәм шунда үзе дә дәресләр алып бара. 1975 елда аны Татарстан китап нәшриятына музыка буенча редактор итеп чакырыла. Ф.Әхмәтнең халык арасында таныла башлавы аның консерваториядә укыган елларына туры килә. Бер-бер артлы радиодан, эстрададан аның җыр һәм романслары яңгырый башлый. Фортепьяно өчен язылган сонатинасы белгечләр тарафыннан татар музыкасында новаторлык әсәре дип билгеләнә. Аеруча композиторның беренче кыллы квартеты шөһрәт казана. Бу әсәр, бөтен дөньяга мәшһүр А.Бородин исемендәге кыллы квартет репертуарына кереп, безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә башкарыла. Композитор төрле уен кораллары өчен музыка язып, үзен төп эшкә – симфоник музыка иҗат итүгә әзерли. Һәм, күп тә үтми, үзен бу жанрда бөтен илгә таныта. «Ф.Яруллин истәлегенә» багышланган симфоник поэмасы өчен Ф.Әхмәтов, Россиядә беренчеләрдән булып, РФнең М.Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Композитор бер-бер артлы «Адажио», «Казан симфониясе», «Фортепьяно һәм симфоник оркестр өчен концерт» кебек күләмле, катлаулы әсәрләр иҗат итә. 1988 елда Ф.Әхмәтовка соңгы еллардагы әсәрләре, симфониясе һәм «Мин гармун булсам иде» исемле җырлар җыентыгы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Җыеп кына әйткәндә, симфоник поэма, симфония, скрипка һәм оркестр өчен концертлар, кыллы квартетлар, камера-инструменталь әсәрләр, 130дан артык җыр һәм романслар, драма әсәрләренә музыка иҗат иткән шәхес ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: