"Татарларның сөрген тарихы, көчләп чукындырылу тарихын өйрәнгәнебез юк" - Фәүзия Бәйрәмова

Казанга татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелды. Әлегә кадәр алар конференция, җыеннар форматында узган чараларда катнашып килсәләр, бу юлы мондый чара зуррак масштабта үтте. I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездында илнең 35 төбәгеннән 250 делегат катнашты.
Съездның пленар утырышында чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова чарада катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды. “Бүгенге глобальләшү шартларында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, аларны киләсе буынга җиткерү мәсьәләсе иң җитди проблемалар рәтендә. Шуңа да бай мирасыбызны өйрәнү, аны туплау, фәнни анализлау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү мөһим бурычлар булып тора. Шунысы шатландыра: һәвәскәр тарихчыларыбыз татар тарихы белән бәйле эзләнүләрен беркайчан да туктатмады. Авыллар тарихын өйрәнү хәрәкәте көчле бер шаукым булып күтәрелде. Нәсел шәҗәрәләре белән кызыксынучылар да артты. Татар тарихы чылбыры киләчәктә дә өзелмәс дип ышанам” диелә  мөрәҗәгатьтә. Римма Ратникова төбәк тарихын өйрәнүчеләргә республика җитәкчесе исеменнән рәхмәтен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та төбәк тарихын өйрәнүнең бик җитди һәм катлаулы мәсьәлә икәнен билгеләп үтте. - Соңгы елларда татар авыллары тарихын өйрәнеп язган бик күп китаплар нәшер ителде. Бу – халкыбызның зур байлыгы булып тора. Киләчәк буыннарга да калачак байлык бу, - диде ул. Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе Камил Әбләзов үзенең чыгышында татарлар тарихын өйрәнү тиешле дәрәҗәдә булмавын белдерде. Татар тарихын татарларга караганда кытайлар күбрәк өйрәнә, диде ул. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, төбәкләр тарихын профессиональ тарихчылар һәвәскәрләр белән берләшеп язарга тиеш. - Алар бергә эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Берсе күреп алмаган тарихи нечкәлекне икенчесе тотып алырга мөмкин. Сугышны да бит генерал үзенчә, ә солдат үзенчә күрә, - дип белдерде ул. Искәндәр Гыйләҗев залда утыручыларга, безнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты белән элемтәдә торсагыз иде, бу барыбызга да файдалы булачак, дип тә мөрәҗәгать итте. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та татар төбәкләрен өйрәнү эшендә академик институтларның үзара берләшеп эшләве яклы. - Мондый зур эшне галимнәрдән башка эшләп булмый. Сер түгел, институтлар һәрберсе аерым эшләргә күнеккән. Татар авыллары тарихын аерым язып булмый. XVI гасырдан түбәнрәк төшкән вакытта археологлар да кирәк, - диде ул. Галим бу эшкә фермерлар, эшмәкәрләрне дә җәлеп итәргә кирәк, алар матди яктан булыша алалар, дигән фикердә тора. - Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы кул астында чыгачак “Туган җир” журналында уңышлы эшмәкәрләр турында сәхифә дә булырга тиеш дип уйлыйбыз. Журнал турында сүз чыккан икән, аның электрон версиясе дә булырга тиеш. Бу яшьләр өчен кулай булачак, - ди Дамир Исхаков. Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин авыллар тарихын язганда мәчет, мәдрәсәләр тарихларын да язуларын үтенде. - Милли аңны формалаштыруда төбәкләр тарихын язучыларның роле зур. Аларның хезмәтләрен укып, үз милләтең, ватаның белән горурланасың. Төбәкләрдән бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Алар үз чорының атаклы мәдрәсәләрендә укыган. Сез китапларыгызда шулар турында да язсагыз иде, – диде ул. Тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов “Туган җир” журналындагы язмаларның аннотациясен русча һәм инглизчә дә бирергә кирәк дигән фикердә тора. - Төбәк тарихын язуга килгәндә, бу эштә өч союзник булырга тиеш. Беренчее – галимнәр, тарихның методикасын беләләр, ләкин авылда яшәмиләр, шуңа да материаллар аларга якын түгел. Икенчесе – төбәкне өйрәнүчеләр, алар авылда яшәп материалларны туплыйлар. Өченчесе – җирле хакимият, алар оештыру һәм финанс мәсьәләсендә ярдәм итәчәк. Эшебез өч юнәлештә барырга тиеш: төбәкләр буенча материалларны өйрәнү, җыю, туплау; аларны саклау; реаль тормышка җиткерү, әйтик, туризм, тәрбия өлкәсендә куллану, - ди ул. Съезд эшендә катнашкан – бик күп авыллар тарихларын язган Фәүзия Бәйрәмова ерак төбәкләрдәге татар тарихы яхшылап өйрәнелмәвенә борчыла. - Сахалин, Урал, Приморь краен руслар гына өйрәнгән. Татарларның сөрген тарихы, көчләп чукындырылу тарихын өйрәнгәнебез юк. Материаллар архивларда җитәрлек, бу бик зур һәм әһәмиятле эш. Институтларда кандидатлык, докторлык диссертацияләрен язучыларга моны мәҗбүри тема итеп куярга кирәк. Язучыларны да бу эшкә җәлеп итик, - диде ул. Утырыш ахырында Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы төзелде. Ришат Рәхимов, Төмән өлкәсе: - Себер татарлары мәдәниятен өйрәнүче кеше буларак, коллегаларым белән аралашырга, алар белән танышырга дип килдем. Икенчедән, әлеге чара тарихчыларга алга таба тагын да активлашырга бер этәргеч булачак. Хөкүмәттәгеләр дә безгә таба йөз белән борылырлар, татар халкы тарихын өйрәнүдә безгә ярдәм күрсәтерләр дип өметләнәм. Бөтен төбәкләрдә дә татар халкы тарихы белән шөгыльләнүче академик структуралар юк, шул исәптән Төмәндә дә. Шуңа да безгә җирле хакимиятләрнең, Казанның ярдәме кирәк. Ромэн Гозәеров, Мәскәү өлкәсе: - Мәскәү өлкәсе татарлары турында китаплар язам. Бу эшкә мин милли күтәрелешләр башланган 90 нчы елларда тотындым. Тумышым белән Башкортстаннан. Крайны өйрәнү буенча кызыклы фикерләр, идеяләр ишетәсем килә, әмма үзем өчен яңа әйберләр таптым дип әйтә алмыйм. Минем үземә татарларның башка милләт вәкилләре белән үзара мөнәсәбәте кызык. Россия – күпмилләтле ил. Подольскида Сабан туе да зурлап уздырыла. Ул Талалихин паркында үтә. Советлар Союгы герое Виктор Талалихинның иң якын дусты Гафуров фамилияле татар кешесе булган. Рус һәм татар солдатының дуслыгы мине бик кызыксындырды. Без һәвәскәр тарихчыларның бер проблемасы бар: китапларны язабыз, ә чыгарырга акча юк. Матди ярдәм күрсәтелсен иде. Моның белән дәүләт органы шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм. Элек бит татар байлары мәдрәсәләр салган, китаплар чыгарган. Менә шундый кешеләр табылсын иде. Айдар Басыйров, Башкортстан: - Чакмагыш районы музее директоры булып эшлим, шул ук вакытта районыбыз тарихын да өйрәнәм. Бездә туган якны йрәнү ике зур юнәлештә бара. Беренчесе – борынгы тарихны язу. Икенчесе – биобиблиографик жанр. Мин икенчеләре рәтенә керәм, районның титуллы кешеләре турында язам. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ике томлык чыгардык, хәзер дә шул эшне дәвам итәбез. Сугышка киткәннәрнең картотекаларын киңәйтеп, биографияләрен язабыз. Финанс ягына килгәндә, китаплар иганәчелек ярдәме белән чыгарыла. Район хакимиятендә дә аңлау бар, булышалар.

Чыганак: http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: