Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да Казан дәүләт медицина университетына кабул итү үзенчәлекләре турында сөйлиләр

Бүген 13.00дә "Татар-информ" агентлыгында 2016 елда Казан дәүләт медицина университетына кабул итү компаниясе үзенчәлекләренә багышланган матбугат конференциясе оештырыла. Матбугат конференциясендә КДМУда Россиядә беренче ЮНЕСКО биоэтикасы кафедрасы ачылу; КДМУ тәмамлаучыларны һөнәри эшчәнлеккә кертүнең яңа системасына күчү; КДМУның Канада Табибларның король көллиятендә аккредитацияләнүе турында сүз барачак. Журналистларның сорауларына КДМУ ректоры, V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов; Йель университеты клиник профессоры, КДМУның Халыкара фәнни советы әгъзасы, Манати Госпитальләре челтәренең медицина белеме буенча директоры, GMED Global (АКШ) компаниясе башкаручы директоры Рамин Әхмәди; КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире Диана Габделганиева; КДМУның дәвалау факультеты деканы, нормаль физиология кафедрасы мөдире Андрей Зефиров җавап бирәчәк. Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-infom.ru электрон адресын буенча узарга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев