Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Нуриәхмәт Сафинга "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Нуриәхмәт Сафинга театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗат эшчәнлеге өчен “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды. Шул хактагы Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Нуриәхмәт Сафин үзен хөрмәтләүләренә рәхмәт белдереп, моның бөтен коллектив уңышы булуын әйтеп узган. Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафин Габдулла Кариев театрына нигез салучыларның берсе - театрда 1987 елдан бирле эшли. Шушы минутларда Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Нигез ташлары” спектакле башланды. Спектакльнең премьера 2012 елның мартында булган иде. Биредә Нуриәхмәт Сафин Гарифулла карт ролен башкара. Спектакль алдыннан хезмәтләшләре Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинны 70 яшьлек юбилее белән котлыйлар. Ә артистның юбилеена багышланган иҗат кичәсе Г.Кариев исемендәге театрның яңа бинасы ачылгач булыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев