Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган концерт оештырыла

15 һәм 16 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган зур концерт була. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова хәбәр итте. 15 гыйнварда узачак моң кичәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов, АсылъЯр, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Артур-Марат дуэты, “Казан егетләре” төркеме, Энҗе Шәйморзина, Чулпан Йосыпова, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев катнашачак. Ә 16 гыйнвар көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония бинасында моң патшабикәсенең якташ коллегалары чыгыш ясарга җыена. Җыр бәйрәмен Актаныш җирлегеннән чыккан барлык артистлар һәм иҗат әһелләре оештыра.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев