Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тапшырылмаган хатлар" фильмы XIX Бөтенроссия Шукшин кинофестивалендә катнашачак

Режиссер Рөстәм Рәшитовның «Тапшырылмаган хатлар» фильмы XIX Бөтенроссия Шукшин кинофестивале программасына кертелгән. Бу хакта фильмга музыка язган композитор Эльмир Низамов ВКонтакте челтәрендәге аккаунтында хәбәр итә. Бәйгедә Дмитрий Киселевның «Время первых», Анна Матисонның «После тебя» , Оксана Карасныхның «Хороший мальчик» фильмнары һ.б әсәрләр катнаша. Кинофестиваль Сростки авылында үткәрелә, һәм 1976 елда Алтайда башланган Шукшин көннәренең бер өлеше булып тора. Кинофестивальнең тантаналы ачылышы 18 июльдә Алтайда - Шукшин исемендәге драма театрында үткәреләчәк. Исегезгә төшерәбез: "Тапшырылмаган хатлар" - Г.Кутуй әсәре буенча режиссер Рөстәм Рәшитов төшергән тулы метражлы нәфис фильм.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев