Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сургут шәһәрендә эшмәкәрләр дин үсешен кайгырта

Ханты-Манси автоном округында, аерым алганда, Сургут шәһәрендә дин үсешен кайгыртучы эшмәкәрләр бар. Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Сүз уңаеннан, Таһир хәзрәт кичә Болгарда узган Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә катнашты. Ул 10 декабрь көнне үзенең Яшел Үзән районы Бакырчы авылына барганы турында сөйләде. “Бездә хезмәт итүче Бәхтияровлар гаиләсе үзләренең туган авылларында мәчет салып чыкты. Шунда мәчет ачылышына кайттык. Батыр егетләр-кызларыбыз бар, Аллага шөкер. Алар дингә ярдәм итә, үзләре мәҗлесләр үткәрә. Сургутта яшәүче бертуган Миндар һәм Фазыл Әгьләмовлар динебезгә, милләтебезгә зур ярдәм күрсәтә. Хәзерге вакытта алар Чирмешән районы үзәгендә зур гына мәчет төзеттерә. Мәчет ачылышына кайтырга ниятлибез”, - диде Таһир Саматов. Эшмәкәрләрнең мәчет-мәдрәсәләр төзетү чорына әйләнеп кайтабыз Эшмәкәрләрнең милләт, тел, дин үсешенә өлеш кертүен Иваново өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Фәрит Ляпин да җөпләде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Казанда узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында белдергән иде. “Эшмәкәрләр театр, мәчет төзелешен, башка мәдәни һәм дини программаларны финанслый. Безнең әби-бабайларыбыз да революциягә кадәр мәчет-мәдрәсәләр төзетеп кенә калмаган, аларның матди яктан эшчәнлеген тәэмин итеп торган. Без дә хәзер акрынлап шуңа әйләнеп кайтабыз”, - диде ул. Фәрит Ляпин Ивановода мәчет артында мәдәни үзәк төзелешен ниятләнүен әйтте. “Анда татар теле укыту, театр бинасы да булачак. Мәдәният, мәгариф һәм дин бер чылбырда булырга тиеш, алар аерыла алмый”, - дип саный ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев