Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Спас районында хезмәт тәрбиясе системасы эшләнгән

Иске Рәҗәп урта мәктәбе тагын ике елдан 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүнең төгәл системасы эшләнгән. Мәктәпкә заманында “Москвич” машинасы бүләк иткәннәр, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы исә трактор биргән, дип яза Спас районының “Яңа тормыш” газетасы. Мәктәптә укучылар производствосы бригадасы эшли. Элек (һәр гектардан 550 центнер) югары уңыш алган өчен мәктәпкә “Москвич” машинасы бүләк иткән булганнар. Биш елдан бирле мәктәп агротехник профиль буенча эшли. 2013-2014 уку елында Мәгариф һәм фән министрлыгы МТЗ-82 тракторы биргән. Укучылар агачлар, куаклар утырту буенча экологик акцияләрдә, чишмәләрне, су буйларын, урман кырыйларын чүп-чардан чистартуда актив эшлиләр, кош оялары, җимлекләр ясап эләләр. Мәктәп яны “Яшьлек” хезмәт һәм ял лагеры җитәкчесе Флюра Гарәфетдинова белдергәнчә, яшүсмерләр төшкә кадәр эшләсә, аннан ял итәләр, лагерьга йөргән балалар белән бергә төрле чараларда катнашалар. “Укучылар кәбестә, помидор үсентеләре утырттылар, аларга су сибәләр. Саф һавада төрле уеннар оештырабыз. Балалар чүп утый, мини-фермада эшлиләр, печән әзерләргә булыша. Фермада ике сыер, өч бозау, унике сарык, алты умарта бар”, – дип белдерә укытучы. Кызлар “Оста куллар” түгәрәгенә теләп йөри. Алар бәйләргә өйрәнәләр, йомшак уенчыклар тегәләр, технология дәресләрендә аш-су әзерләүгә төшенәләр. Малайлар исә “Осталык” түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Агачтан төрле әйберләр ясарга, хуҗалыкта ир кеше эшли белә торган барлык эшләргә өйрәнәләр. Мәктәп яны участогында яшелчәләр үсә, җиләкләр өлгерә, ә җәй тәмамланганда киштәләр тозлаган кыяр-помидорлар, җиләк-җимешләрдән ясалган вареньелар белән тула. Терлекләр өчен быел да кышка җитәрлек азык әзерләгәннәр, дип яза җирле басма.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев