Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Социаль программалар яшәячәк

Татарстан Президенты республика социаль программаларының гамәлдә булу вакытын 2017 елга кадәр озайту турында карар кабул итте. Татарстанда 30дан артык социаль программа гамәлгә ашырыла, аларның күбесе Россия өчен дә уникаль. Алар мәктәпләр төзү һәм татарстанлыларны уңайлы торак белән тәэмин итү, беренчел медицина звеносын үстерү һәм шәһәр территорияләрен тәртипкә китерү, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү һәм спорт корылмалары челтәрен киңәйтүгә кагыла. Узган берничә ел эчендә Татарстан социаль өлкәгә уннарча миллиард сум акча сарыф итте. Бу эшләрнең төп максаты – республикада тормыш сыйфатын арттыру, Татарстанның барлык шәһәр-авылларында уңайлы шартлар тудыру. Россиядә хөкем сөргән катлаулы икътисади шартларга да карамастан, Татарстан социаль программаларның берсен дә кыскартмады, аларның саны елдан-ел арта бара. Мисал өчен, 2015 елда парк һәм скверларны тәртипкә китерү программасы старт алса, 2016 ел Су саклау зоналары елы, дип игълан ителде. Аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 45 муниципаль районның барысында да 150дән артык ял зонасы төзекләндерелде, аларның яртысына якыны – Европа дәрәҗәсендәге өр-яңа парклар һәм пляжлар. Республика тарафыннан социаль программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибә яңа алымнарга юл ача. Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республика Икътисад министрлыгы шәхси капиталның катнашуын күздә тоткан социаль программаларны финанслау концепциясен әзерләде. Венчур фонды базасында проблемаларны оператив төстә хәл итү өчен махсус республика фонды оештырылачак. Аның составына хакимият структуралары, бизнес, халыкның инициатив төркемнәре вәкилләре керәчәк. Өстәмә финанс чыганаклары социаль программаларның нәтиҗәлелеген арттырып, күп кенә бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирер, дип көтелә.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев