Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шәмпан шәрабенә минималь бәя куелды

25 июльдән Россиядә шәмпан шәрәбен берәмләп сатуга минималь бәя куелды. 0,75 литрлы бер шешәсе хәзер ким дигәндә 164 сум торачак. Бәя үзгәрү РФ Финанс министрлыгы приказына нигезләнгән, ул документ быел 25 май көнне хокукый мәгълүмат рәсми порталына урнаштырылды, анда шәмпан шәрәбен күмәртәләп алу (импортка кагылмый), күмәртәләп сату һәм берәмләп сатуның минималь бәяләре күрсәтелгән иде. Документ ике ай үткәч, ягъни 25 июльдә, гамәлгә керде. Җитештерүчеләрнең күмәртәләп сату бәясе хәзер шешәсенә 115 сумнан ким булмаска тиеш. Күмәртәләп алу бәясе - шешәсе өчен 133 сум, берәмләп сату бәясе - 164 сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев