Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шагыйрә Илсөяр Иксановага Дәүләт бүләге бирелде

Кичә Казан Кремлендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков кулларыннан РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен кабул итеп алган 48 кешенең 1се – күренекле шагыйрә Илсөяр Иксановага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Шагыйрә үзе: “Әлбәттә, һәркем хезмәтенә югары бәя биргәнне ярата. Гомеремне сәнгатькә, мәдәнияткә, әдәбиятка багышлаган кеше буларак, эшемне күреп, шулай югары бәяләүләре – минем өчен дә куанычлы хәл. Дәүләт бүләге алга таба хезмәт итәргә канатлар куйгандай булды”, – дип билгеләп үтте.Әдәбият вәкилләренә атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелүгә карата каршылыклы фикер белдерүчеләр барлыгын искәртеп, озак еллар газета-журналларда әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкләвен, шигырьләренең күбесенә җырлар иҗат ителүен, ул язган сценарий буенча телевизион фильм төшерелүен билгеләп, бу эшләрнең дә сәнгать булуын, мөгаен, аларның да исәпкә алынганлыгын әйтте. “Мин үземне сәнгатьтән ерак кеше дип түгел, ә сәнгатьнең эчендә кайнаган кеше дип саныйм”, – диде Илсөяр Иксанова. Белешмә өчен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев