Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сергей Кравцов: "Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Бердәм дәүләт имтиханының тест өлешеннән баш тартуны дәвам итәчәк"

Киләсе елда Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Бердәм дәүләт имтиханының тест өлешеннән баш тартуны дәвам итәчәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде. Ул искәрткәнчә, бу имтихан кампаниясендә контроль материалларда җиде фән, шул исәптә мәҗбүри рус теле һәм математика буенча тест булмаган. "Киләсе елда физика, химия һәм биология буенча имтиханнарның тест өлеше булмаячак. Шулай итеп, киләсе елда барлык фәннәр буенча диярлек әзер җавапны сайлап алу ысулы каралмагаан", - дип аңлатма бирде С.Кравцов. "Быел БДИ югары дәрәҗәдә объектив һәм гадел узды, - дип билгеләп үтте ул. - БДИна тамырдан тәртип салдык. Видеокүзәтү системасы өзлексез эшләгән өчен «Ростелеком»га рәхмәт белдерәбез. Өч тапкыр хакерлар һөҗүм итте, әмма аларга имтихан барышына йогынты ясаттырмадылар". Моннан тыш, Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе белдергәнчә, киләсе елда имтихан тапшыру пунктларында имтихан материалларын бастыру һәм күчермәсен алу технологиясе киңәйтеләчәк. Аның сүзләренчә, быел имтихан тапшыру пукнтларының 30 проценты шул технология буенча эшләгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев