Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургның Татар морзалары Яңа ел кичәсен үткәргән

Санкт-Петербургта Татар морзалары мәҗлесе Яңа ел кичәсен уздырды, тантаналы бәйрәмдә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да катнашты, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте. Традиция буена, Татар морзалары мәҗлесе оештырган очрашуга шәһәрнең татар зыялылары, эшкуарлар, рәссамнар, язучылар җыелып, узып баручы елга нәтиҗә ясаган. Шәһәрдәге зур банкет залларының берсендә үткән кичәдә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган артисты Хәнәфи Чинакаев концерт программасы әзерләгән. Анда  “Татар җыры” фестивале лауреатлары Диләрә Илалетдинова, Эльвира Хамматова, җырчылар Сергей Рыбин, Динар Байтемиров һәм башка бик күп артистлар чыгыш ясаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев