Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербург шәһәрендә Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышланган чаралар узачак

15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тула. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шагыйрьнең якты истәлегенә багышланган чаралар үткәрә, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте. 12.00 сәгатьтә Гавана урамындагы 18нче йортта күркәм гадәткә әверелгән «Җәлил укулары» узачак. Шулай ук татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куячаклар. Чараның сценарие тантаналы өлеш, рәсми затларның чыгышлары һәм шагыйрьнең шигырьләрен укуны үз эченә ала. Аннары Санкт-Петербургның Василеостровский районында урнашкан дүртенче китапханәсендә «Муса Җәлил: Дүрт чәчәк: әдәби мемориал» дигән шигърият кичәсе узачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев