Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы язуынча, хакимият белән халык арасында элемтә юк

Самара өлкәсе Камышлы районы фермерлары җирләрен рәсмиләштерә алмауга борчылып, журналистларны чакырганнар. Бу хакта“Социаль газета” хәбәрчесе материалына таянып, Самара татарларының “Бердәмлек” газетасы яза. “Гадәттә, крестьян халкы түземле була. Колхозлар, авыллар таралуына, матур тормыш вәгъдә иткән түрәләрнең алдауларына түзеп, үз җирләрендә эшли бирәләр. Карасаң, җир аларныкы да түгел икән бит. Анда көне-төне тир түгеп эшләү хокукын да көрәшеп алырга кирәк икән. Ә башта “кирәкле” кәгазьләр җыясы бар. Баррикаданың икенче ягында — фермерларның ихтыяҗларыннан аерымланган, аларны язмыш ирегенә ташлаган җирле хакимият”, - дип яза газета. Аңлашылмаучанлыкны хәл итү, арадашчы булу өчен Камышлы районы фермерлары Гомумроссия халык фронты хәрәкәтенең регион бүлекчәсе вәкилләрен чакырганнар. - Җирле уку йортлары белән элемтә юк, соңгы 15 елда аны тәмамлаган механизаторларның берсе дә үз һөнәре буенча эшләми.Яңа эш башлаучы фермерлар җирләрен рәсмиләштерә алмыйча интегәләр, чөнки җирле хакимият, моны чынга ашырмас өчен, төрле сәбәп таба, — дип сөйләгән Яңа Усман авылы фермеры Минсәгыйт Гыйниятов. Аның улы элеккеге колхозның остаханәләрен арендага алу яисә хосусый милеккә рәсмиләштерү теләге белән район администрациясенә мөрәҗәгать иткәч, егетне баерга теләүдә нигезсез гаепләп, 170 мең сум штраф салганнар. “Яшьләр киңәш сорап безгә, тәҗрибәле фермерларга мөрәҗәгать итә, чөнки белгечләрдән җавап көтеп алып булмый, — ди Камышлыдан Булат Сәлахов. — Мин 600 гектар җир эшкәртәм. Ә хакимияттән ярдәм булса, ике мең гектар да чәчәр идем. Аренда хакы кыйммәт, субсидияләр бирелми. Яшьләр-нең авылдан шәһәргә китүенә гаҗәпләнәсе юк. “Җире булмаса, халык та юкка чыга”, — диләр аграрийлар. Шулай килеп чыкмагае. Әнә, Балыклыга халыктан пай җирләрен 50шәр мең сумга сатып алырга әзер инвесторлар килгән инде. Беренчедән, без аларның бу сумманы түли алуларына шикләнәбез. Икенчедән, җирле фермерларга хәзер нишләргә? Алар бит халыктан арендага алган җирләр өчен андый зур акча түли алмыйлар, димәк, кирәкләре дә калмаган микәнни? — дип борчыла Рәфгать Хәмзин. Халык фронты хәрәкәтенең регион штабы әгъзасы Вадим Нуждин: Камышлы районында хакимият белән халык арасында элемтә юк. Фермерлар үзләренә тиеш ярдәмне ала алмый интегәләр, ә бит, асылда, хакимият халык белән даими очрашып: “Нинди ярдәм кирәк?”, — дип сорап торырга тиеш. "Без барып сөйләшкәч, районда хәлләр яхшырыр, администрация вәкилләре саннар белән генә түгел, халык белән дә эшләргә өйрәнерләр, дип ышанасы килә", - дип яза журналистлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев