Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов: "Юлларны вакытында дәваларга кирәк"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юллар төзелешенең сыйфатына аерым игътибар бирүне, ә район башлыкларына аларның торышын күзәтүне йөкләде. Республика башлыгы бу хакта ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әйтте. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. "Юл салу буенча объектның 81ендә эшләр бара. План 51 процентка үтәлгән", - дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Быел торак пунктларга 40 км юл салачаклар һәм 370 км төбәк юлларын ремонтлаячаклар. 30 августка Кама аркылы күпернең икенче чиратын төзү дә тәмамланачак. “Быел Россиядә 2 генә күпер – Татарстанда һәм Удмуртиядә генә төзелә”,  - искәртеп үтте министр. Шул ук вакытка Зәй районында юл үткәргече дә салына. Ике объект та бер үк вакытта файдалануга тапшырылачак. Графикка сыешмаган бердәнбер объект – федераль трассаның 941 нче юлы. “Волгомост” подряд оешмасы эшкә керешмәде дип хәбәр итте юл транспорты министры. “Быелга планлаштырылган эшне “Каздорстрой” башкарачак дигән карарга килдек. Ә тегесе белән без килешүне өзү процедурасын башладык”, - диде министр. Республика көненә Татарстандагы торак пунктлардагы асфальт юлларны ремонтлау да төгәлләнеп килә. Бу эшләр төп программа буенча да, Татарстан Президенты фәрманы белән кабул ителгән өстәмә программа нигезендә дә башкарыла. Татарстан Президенты республикада кабул ителгән югары стандартлардан бер генә миллиметрга да читкә китмәскә кушты: “Без юлларны ремонтлау һәм төзү өчен зур акчалар бүлеп бирәбез. Алар  тиешле ресурсны үтәмәсә, бик кызганыч. Сез республика өчен эшлисез, һәм юлларны үзегезгә эшләгән кебек салырга бурычлы. Стандарт бик катгый булырга тиеш. Казанда гына түгел, барлык эре шәһәрләрдә, бөтен җирдә дә. Кеше федераль юл, төбәк, муниципаль дип аерып тормый. Юл яки бар, яки юк”, Пландагы эшләрдән тыш, агымдагылары да бар, алар турында да онытырга ярамый дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Әгәр юлларда ярыклар барлыкка килә икән – моңа шунда ук игътибар итәргә һәм проблеманы чишү өчен акча табарга кирәк. Ярыкны ямау җиңелрәк. Вакытында, зур чокырлар барлыкка килеп, юл сафтан чыкканчы  дәваларга кирәк”, - диде ул район башлыкларына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев