Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Тывада «Алдын-Булак» этномәдәни комплексында булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, кичә Тыва Республикасына эш сәфәре кысаларында, «Алдын-Булак» этномәдәни комплексында булды. ТР Президенты Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге битендә эш сәфәреннән фотолар куйган. «Алдын-Булак» этномәдәни комплексы Тыва башкаласы Кызыл шәһәреннән 45 чакрымда Улуг-Хем елгасы ярында урнашкан. Комплекс символик рәвештә Кояш системасын сурәтли, аның территориясендә йолалар объектлары урнашкан: Шаман урыны, Шамбаланың күктәге капкалары, Будда сыны, Сульдэ байрагы һәм таштан ясалган, күккә юнәлгән «Оваа Хоомея» угы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев