Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов төбәкләр үсеше мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе составына керде

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев төбәкләр үсеше мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе составын раслады. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кергән. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә. Комиссиянең рәисе итеп РФ вице-премьеры Дмитрий Козак билгеләнгән. Комиссия составында шулай ук башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкилләре, Федерация субъектлары җитәкчеләре, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары да бар. Бу карар төбәкне үстерүгә кагылышлы территориаль планлаштыру, бюджетара мөнәсәбәтләр һәм бурычлар мәсьәләләрен хәл иткәндә, башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнарының, башка оешмаларның үзара элемтәсен оештыру мөмкинлеге бирәчәк, дип билгеләп үтелә. Элегрәк территориаль планлаштыру буенча Хөкүмәт комиссиясе төбәкләр үсеше мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясенә үзгәртелгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев