Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәктәпләренә 78 яңа автобус тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген яңа уку елы уңаеннан оештырылган чараларга Лаеш районы Усад авылында рәсми старт бирде. Республика лидеры Татарстан муниципалитетлары башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары һәм укытучылар өчен ноутбуклар алырга сертификатлар тапшырды. Тантаналы чарада шулай ук Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. “Бүген без бераз алданрак яңа уку елын башлыйбыз. Август конференциясендә без нәтиҗәләр чыгарабыз, республиканың мәгариф системасы алдына яңа бурычлар куябыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. Шуны билгеләп үтик: республика мәгариф өлкәсенең матди-техник базасын үстерүгә һәм яңартуга күп игътибар бирә. Бүген дә бүләксез калмаганнар булып чыкты. “Без 78 берәмлек автобус тапшырабыз. Төп өлеше, һәм бу мөһим, – үзебездә җитештерелгән “Форд Соллерс”. Алар республиканың мәктәп балаларына утырып йөрергә уңайлы булсын өчен тулысынча эшләп җиткерелгән”, - дип басым ясап әйтте Президент. Шул рәвешле, бүген Рөстәм Миңнеханов ачкычларын тапшырган 78 автобусның 61е - “Форд”. Алар барысы да республика бюджеты акчасына сатып алынган. Тагын 25 автобус федераль акчага алыначак, диде министр Энгель Фәттахов. Екатерина Толстикова, үз чиратында, Россия Федерациясе җитәкчелеге исеменнән “мәгариф системасына актив һәм системалы рәвештә ярдәм иткән өчен рәхмәт” белдерде. Бу көн бүләкләргә, чыннан да, бай булды. Республика Президенты “Ноутбук – укытучыга” программасын дәвам иттерергә булган. Ул игътибарны юнәлтеп: “2011 елда без үз алдыбызга шундый бурыч куйдык – Татарстанның барлык укытучыларын да компьютер техникасы белән тәэмин итәргә. Барлыгы 42 меңнән артык ноутбук тапшырдык. Инде аларны яңартыр вакыт җитте”, - диде. Яңа программа кысаларында шушы елда гына да Татарстандагы “lCL – КПО ВС” предприятиесендә җитештерелгән 10 меңнән артык гаджет тапшыру планлаштырылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: