Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов "Сәләт" форумыннан видеоны Инстаграмга урнаштырды

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләрдә "Сәләт" V Халыкара яшьләр белем бирү форумында катнашучылар белән очрашты. "Сәләт" фондының башкаручы директоры Тимур Сөләйманов Биләр җирендә "Сәләт" хәрәкәте тарафдарларының 20 нче тапкыр очрашуын әйтте. "Без 20 нче тапкыр Биләргә кайтабыз дибез. Бишенче тапкыр ул форум форматында уза һәм меңләгән кеше җыя", - дип сәламләде Тимур һәм форумның өченче көне булуын искәртте. Форумда 5 меңнән артык кеше катнаша, шул исәптән 3,5 мең кеше - предмет олимпиадалары, фәнни конференция һәм конкурс җиңүчеләре, 1 меңнән артык студент, якын һәм ерак чит илләрдән 200 дән артык ватандаш, "Сәләт" хәрәкәтенең 200 дән артык ветераны. Президент иң элек "Фәнсар" фәнни-белем бирү үзәгендә булды. Биредә "Биләр каласы" аланы вәкилләре - 220 ләп кеше яши. Аннан республика башлыгы мастер-класслар, төрле очрашулар өчен урнаштырылган чатырларга керде. Быелгы форумның экология темасына багышланганын искәртик. Моңа нисбәтле төрле чараларны уздыруда ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәм күрсәткән. "ЭКОТАТАРСТАН" чатырында Рөстәм Миңнеханов "Сәләт" оешмасы активы белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләп, аларны янә изге Биләр җирендә күрүгә шатлануын белдерде һәм быелгы чараның темасын да телгә алды. "Традицияләрне саклыйсыз. Елдан-ел күп кенә яңалыклар күрәбез. Матураеп килә. "Сәләт"нең Казанда үз йорты бар, монда да матур гына урыныгыз бар. Дөрес, бераз алабуталар үсә, - дип шаяртты Президент һәм бергәләп җыештыру кирәклегенә ишарәләде. - Ел саен яңа үзгәреш - мунча төзеп куйганнар, бассейн... Тик бассейн кечкенә, зуррак кирәк. Шулай да эш бассейнда да, мунчада да түгел. Эш эчтәлегендә. Оештыручылар булуы - иң зур байлык. Өлкәннәрдән белемгә өйрәнеп, аны киләчәктә куллану - иң зур байлык". Президент республикада изге җирдә 5 меңләп баланы җыю мөмкинлеге булуы өчен сөенүен белдерде.  Республика башлыгы татар теленә өйрәнү мөмкинлеге булуын билгеләп узды. "Чит илдән дә килгән иптәшләребез күп. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау бара, шул ук вакытта бүгенге көн таләпләренә җавап биргән әйберләр дә бар, шул исәптән IT-технологияләр", - дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов форумда ел саен яңа программа әзерләү зарурлыгын билгеләп үтте. Быел экология темасы булса, киләсе елда ул IT программа булырга мөмкин. Президент "сәлкеш"ләрнең уңышына сөенүен белдерде һәм республика киләчәге алар кулында булуын ассызыклады. "Сезнең киләчәгегез үзегездән тора. Республикада, уку йортларында мөмкинлекләр күп. Аларның бөтенесен файдаланырга кирәк. Яшь чакта укымасаң, аннан соң авыррак булачак. Күпме яңалыкны сеңдерә аласыз, киләчәктә файдалы булачак. Сезгә зур өметләр баглыйбыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Тимур Сөләйманов форумны ике сменага бүлеп оештыру идеясе барлыкка килүен һәм моның бер җәйдә 8 мең тирәсе кеше кабул итү мөмкинлеге бирүен әйтте. Президент бу фикерне бик хуплады. "Бөтен инфраструктура бар, кулланырга кирәк", - диде һәм тематик планнарны алдан әзерләп куюны киңәш итте. Аның фикеренчә, бәлки балаларны сораштыру нәтиҗәләре буенча берәр карарга килү кирәктер - аларга нәрсә кызыклы икән. Рөстәм Миңнеханов фестивальгә Премьер-министр вазифасында килгән чакларын да искә төшерде. Ул Җәүдәт Сөләймановка мөрәҗәгать итеп: "Син ул вакытта таяк белән йөрми идең әле", - диде. "Сәләт" оешмасының чишмә башында торучы Җәүдәт абый яланаяак йөрүен дә өстәде. "Мин сиңа әйттем - яланаяак йөрмә дидем", - ди Рөстәм Миңнеханов. "Тыңлыйсым калган икән", - диде Җәүдәт Сөләйманов һәм үзеннән дә сүзләрен җиткерде. Ул шундый күпьеллык тарихы булган хәрәкәттә булган балаларны хәзер читтән күзәтү бәхете һәркемгә дә тәтемәвен һәм күңеле тулуын белдерде. Җәүдәт Сөләйманов бу оешмага ярдәм күрсәтүе өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. "Афәрин!" - диде ул. Җәүдәт абый артыннан бу сүзне "сәлкеш"ләр берничә кат кабатлады. Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучы 3,5 мең кешене сәламләп: "Менә сезне фотога төшереп, Инстаграммга куйдым әле, мактандым. Һәр елны монда сагынып киләбез. Изге җирдә иң булдыклы, уңган яшьләр очраша. Монда сез яхшы һөнәрләргә өйрәнәсез. Кеше капиталы турында күп сөйлибез. Һәр илнең киләчәге кешеләрдән тора. Ә Татарстанның киләчәге сездә!" - диде. "Сәлкеш"ләр моны кул чабулар белән хуплады. Аннан соң "сәлкеш"ләр "без әзер" дип сөрән салып, Президент өчен әзерләнгән сюрприз - флешмобны күрсәтте. Аны "Наша планета - в наших руках. Сәләт, Эх, шәп!" - дигән бертавыштан әйтелгән сүзләр белән тәмамлады. "Сәләт, кәеф ничек?" дигән сорауга да "сәлкеш"ләр бик озын җавап кайтарды. Бүгенге чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков һәм башкалар катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев