Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов: "Рубин" Европада уйнасын дип телик!"

Кичә башкаланың Гаилә үзәге янәшәсендә Казанның "Рубин" футбол командасын презентацияләү фанфесты үтте. Бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов команда җанатарларына видеомөрәҗәгать белән чыгып, аларны яңа сезон башлану белән котлады. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика Президенты Татарстан командасының җанатарлар мәхәббәтенә һәм игътибарына мохтаҗ булуына басым ясады. "Рубин" Европада уйнасын дип телик, аның уңышларына сөенергә язсын", - диде Президент. Фанфестта шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. "Без "Рубин" тарихындагы алтын белән уелып язылачак вакыйгаларның, зур җиңүләрнең шаһитлары булдык. Җиңүләрнең тагын буласына ышанычым зур", - дип мөрәҗәгать итте мэр һәм клубка ярдәме өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде. "Рубин" фанфестында җанатарлар игътибарына клубның яңа уенчылары, логотибы, уенчылар формасы да тәкъдим ителде. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев