Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Казанның Юдино бистәсендә яңа төзелгән балалар поликлиникасында булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Казанның Юдино бистәсендә яңа төзелгән балалар поликлиникасында булды, медицина учреждениесенең яңа бүлмәләрен карады һәм шунда эшләүчеләр белән аралашты. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Аның белән бергә Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, республика Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин һәм башкалар да бар иде. Поликлиника 10 ел дәвамында биләгән 220 кв.м мәйданлы иске бинадан быел  җәен, мәйданнарын 982 кв.м га кадәр арттырып, яңасына - Колымская, 15 адресы буенча урнашкан торак бинаның беренче катына күченгән. Татарстан сәламәтлек саклау министры билгеләп үткәнчә, әлеге учреждениегә Юдиноның һәм аның янындагы бистәләрнең 7723 баласы теркәлгән. Гадел Вафин шулай ук хәбәр иткәнчә, 6 педиатрия участогында даими нигездә табиб-педиатрлар эшли, тар белгечлек табибларына язылу мөмкинлеге каралган, мисалга, логопед, невропатолог, отоларинголог, гинеколог һ.б.ш. Привика ясый торган һәм процедуралар кабинетлары, лаборатор анализлар алу һәм УЗИ, ЭКГ кебек диагностика кабинетлары бар. “Бәләкәч” программасы буенча балалар өчен әзер сөт ризыклары бирү пункты эшли. Рөстәм Миңнеханов поликлиникада эшләүчеләр белән аралашты. Табибларның берсе Татарстан Президентына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйтте. Аерым алганда, ул үзе медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча гранттан файдаланып, Казанга Саранскидан күченеп килгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев