Россиялеләр торак-коммуналь хезмәтләргә бәянең "котырган" булуына зарлана - Ромир

Россиялеләрнең күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләр кимүне тели. Әмма алар өч елда әлеге өлкә белән бәйле проблемаларга сирәгрәк зарлана башлаган. Бу хакта Ромир тикшеренүләр холдингы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча социологлар хәбәр иткән. 1 июльдән ТКХ хезмәтләренә тарифлар артуга кадәр үткәрелгән сораштырулар нәтиҗәсендә, һәр икенче россияле (49 процент) булган бәяне дә кыйммәт дип санаган. Респондентларның 12 проценты 1 июльгә кадәр үк бәяләрнең югары булуын әйткән. Һәр өченче кеше (33 процент) әлеге тарифларны кулай дип атаса да, бәяләр түбәнрәк булсын иде дигән теләген җиткергән. Сораштыруда катнашучыларның нибары алты процент гына тариф сәясәтен әйбәт дип атаган һәм бөтенесеннән дә канәгать булуын әйткән. Россиялеләрнең күбесе (74 процент) ТКХ өчен вакытында түли икән. Һәр дүртенче кешедә (24 процент) соңга калып түләүләр була. Сораштырылучыларның нибары ике проценты гына ТКХ хезмәтләре өчен еллар буе түләми. Яшәү урыннары буенча ТКХ системасның сыйфаты турындагы сорауга җавап биреп, сораштырылучыларның өчтән икесеннән артыграгы (69 процент) аңа яхшы бәя биргән. Бу 2013 елда үткәрелгән шундый сораштыру нәтиҗәләре белән чагыштырган вакытта 12 процентка артыграк (57 процент). Россиялеләрнең ике проценты системаны бик яхшы дип саный, бу 2013 елга караганда биш процентка кимрәк (7 процент). Тагын 29 процент коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты турында тискәре фикердә булуын җиткергән. Бу күрсәткеч өч елда җиде процентка кимегән (36 процент). Россиялеләрне ТКХ системасында борчыган конкрет проблемалар турында сөйләгәндә, сораштырылучыларның 22 проценты идарәче компания, анда эшләүчеләрне атаган. Бу 2013 елгы сораштыру нәтиҗәләре белән чагыштырганда алты процентка кимрәк (28 процент). 17 процент су үткәргечләргә бәйле проблемаларны атаган, бу күрсәткеч өч ел элеккегесеннән өч процентка азайган (20 процент). Өч ел эчендә россиялеләр җылыту һәм канализациягә бәйле проблемаларга берникадәр күбрәк зарлана башлаган. Хәзер сораштырылучыларның 14 һәм 9 проценты алардан канәгать түгел, ә 2013 елда әлеге күрсәткеч 11 һәм 7 процент булган. Респондентларның 4 проценты электр челтәренә зарланган, өч елда аларның саны ике тапкыр кимегән (8 процент). Ә сораштыруда катнашучыларның 29 проценты ТКХ хезмәтләренә бәйле проблемалары булмауны әйткән, бу 2013 елга караганда биш процентка арткан. Сораштыру барлык федераль округларда бөтен төр шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә 1500 кеше арасында үткәрелгән. Искәртәбез: 1 июльдән Россия буенча торак-комммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләр уртача дүрт процентка артты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: