Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә фундаменталь фән өлкәсендәге вәзгыять кискен - РФ Фәннәр академиясе галимнәре

“Коммерсант” газетасы Россия Фәннәр академиясенең йөздән артык академигы, әгъза-мөхбире һәм профессорлары - барлыгы 100 кешенең ачык хат имзалавын хәбәр итә. Анда Фәнни оешмалар федераль агентлыгының хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнәсе урында, фәнни тикшеренүләр белән җитәкчелек итү һәм фәнни коллективларның эш нәтиҗәлелеген бәяләүгә дәгъва итүе әйтелгән.

Галимнәр фикеренчә, фундаменталь фән өлкәсендәге вәзгыять кискен һәм илнең югары җитәкчеләренең кичектергесез чаралар кабул итүенә мохтаҗ. “Россиядә соңгы өч елдагы фундаменталь фән өлкәсендәге реформалар бернинди уңай нәтиҗә бирмәве аермачык. Без Россия дәүләтчелегенең традицион терәге саналган, көндәшлеккә сәләтле фәнни тармакның бетереп юкка чыгу алдында торабыз”, - дип өземтә китерә басма.

Россия Президенты РФ Фәннәр академиясе галимнәренең мөрәҗәгате турында белә. Бу хакта журналистларга Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткән.

“Мин сезгз хатны алу-алмавыбыз турында әйтә алмыйм, әмма без инде матбугат басылган материаллар белән таныштык”, - дигән Песков хатны алдыгызмы дигән сорауга җавап биреп.

Кремльдә галимнәрнең борчылуларын аңлыйлар, дип өстәгән Президентның матбугат сәркатибе. Әмма, аның сүзләренчә, альтернатив фикерләр дә бар. “Безгә Фәннәр академиясенең Фәнни оешмалар федераль агентлыгы белән хезмәттәшлек итү буенча кичергән уңай яклар турында да яхшы мәгълүм. Биредә әлеге борчуларны анализлау мөһим, әмма аларны бөтен фикерләрне дә истә тотып анализларга кирәк”, - дип белдергән матбугат сәркатибе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев