Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия - Төркия чартерлары куркынычсызлык гарантияләнгәннән соң гына башланачак - Аркадий Дворкович

РФ Транспорт министрлыгы Төркия белән чартер авиаочышларны яңадан гамәлгә кую буенча үз тәкъдимнәрен белдерәчәк. Бу хакта журналистларга Россия вице-премьеры Аркадий Дворкович хәбәр итте, дип яза ТАСС. "Әлегә премьер йөкләмә бирмәде. Бер-ике көннән премьер йөкләмәсе булыр дип уйлыйм, шуннан соң күрсәтмәләр бирәчәкмен. Хәзер алар иртәгә-берсекөнгә ниндидер тәкъдимнәр булыр диләр, шуңа өметләнәм", - диде Дворкович. Аркадий Дворкович белдергәнчә, РФ Төркиядән куркынычсызлык гарантияләвен көтә, аннары чартер очышларын яңадан гамәлгә кую өчен карар кабул ителәчәк. "Әлегә тәгаенләнгән карар юк, премьерның тәкъдимнәр белдерү турындагы йөкләмәсе бар. Төркия коллегаларыбыздан рәсми расланган куркынычсызлык гарантияләрен көтәбез. Аңлашыла ки, дөньяда бернигә дә гарантия биреп булмый, әмма алар андый гарантия бирергә тиеш, рейсларны яңадан гамәлгә кую өчен шул җитәчәк", - диде РФ вице-премьеры. Дүшәмбе РФ Транспорт министрлыгы Төркия белән чартер авиарейсларны яңадан гамәлгә кую буенча тәкъдимнәрне өйрәнә. Шулай ук министрлыкта чартер рейсларны яңадан гамәлгә кую өчен Хөкүмәт тиешле карар кабул итәргә тиеш, дип аңлатма бирделәр. Документ кабул ителгәч Росавиация чартер очышларын гамәлгә куярга рөхсәт бирәчәк, дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев