Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия тимераякта фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова яңа дөнья рекорды куйды

Россия тимераякта фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Мәскәүдә Гран-при этабында кыска программада иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул 80,78 балл җыеп, яңа дөнья рекорды куйды. Алинә Заһитова алдагы зур казанышына сентябрьдә Германиядә халыкара турнирда ирешкән иде. Анда 79,93 балл җыйды. Шунда ук ирекле программада (158,50) һәм кыска белән ирекле программа күрсәткечләре суммасы (238,43) буенча да рекорд куйды. Бу хакта тулырак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев