Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларда бюджет урыннары кыскартылу хәбәрен кире какты

Массакүләм мәгълүмат чараларында 2017 елда вузларда бюджет урыннары 40 процентка кыскартылу турындагы мәгълүмат дөрес түгел, дип хәбәр иткән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати сәясәт департаменты башлыгы Анна Усачева. Бу хакта "ТАСС" яза. "Басмадагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми позициясе түгел", - дигән Усачева. Вузларда бюджет урыннары саны "Россия Федерациясендә мәгариф турында" федераль закон белән гарантияләнгән һәм кыскартыла алмый, дип тә өстәгән ул. "Шулай ук 2017 елга стипендия түләү чыгымнары сакланган һәм индексацияләнгән, киләсе елда стипендия түләүгә бюджет чыгымнары 1,3 млрд сумга артачак", - дип белдергән департамент башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X