Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия ислам институты татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан конкурс игълан итә

Бәйгедә Татарстан дини уку йортлары шәкертләре катнаша ала, дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Конкурска эшләр 13 февральдән алып 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурс Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында яшь талантларны барлау һәм аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтә: 1) Татарча иң оста вәгазь укучы. Катнашучы (конкурсант) татар телендә оста итеп вәгазь укырга, вәгазь темасы буенча сорауларга җавап бирергә тиеш. Вәгазь сөйләү өчен 7-8 минут вакыт бирелә. Вәгазь күчерелгән яисә әзер җыентыклардан алынырга тиеш түгел. Конкурстан соң вәгазьләр РИИ сайтына эленәчәк. 2) Татарча яттан сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр. Әлеге конкурс берничә номинациядә үтә: 1. “Каурый каләм алдым кулыма” номинациясе. Бу юнәлештә үзләре иҗат иткән шигырьне сөйләүчеләр көч сынаша. 2. “Татар телендә сөйлим мин” номинациясе. Әлеге номинациядә татар телен чит тел буларак өйрәнүче студентларның чыгышлары бәяләнә. 3. “Татар теле - туган телем” номинациясендә сәнгатьле итеп яттан шигырь укучы татар студентлары ярыша. Икенче һәм өченче номинация буенча чыгыш ясаучы студентлар ятган сөйләү өчен үзләре теләгән татар шагыйренең берәр әсәрен сайлап алалар. Шигырьнең күләме ун ике строфадан да ким булырга тиеш түгел. 4. Г.Тукай шигырьләрен яисә алардан өзекләрне каллиграфик гарәп хәрефләре белән язу. 5. Г.Тукай шигырьләрен гарәп, фарсы, төрек, инглиз телләренә тәрҗемә итү. Тәрҗемә өчен шагыйрьнең кимендә ике-өч строфалы ике яки берничә шигыре алына. Шигырьнең тәрҗемәсе ак шигырь формасында да булырга мөмкин. Күрсәтелгән телләрдә профессиональ белгечләр тарафыннан тәрҗемә ителгән әсәрләр бәйгегә кабул ителми. Тәрҗемәләр махсус программа ярдәмендә плагиатлыкка тикшереләчәк. Комиссия һәр номинациядә беренче, икенче, өченче урыннарны билгели. Моннан тыш, махсус бүләкләр булуы да мөмкин. Оештыру комитеты адресы: Казан ш., Газовая урамы, 19 нчы йорт. Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы. Тел.: 8(843)277-68-26. E-mail: tatarkonkurs@mail.ru

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев