Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия белән Төркия арасындагы авиаочышлар акрынлап җайга салына

Turkish Airlines компаниясенең Анталья курорт шәһәреннән очкан ике самолеты кичә иртән Мәсәкү аэропортына төште. Бу хакта Внуково аэропорты онлайн-таблосындагы мәгълүматлардан билгеле булды. Шулай ук Истанбулның "Ататөрек" халыкара аэропортыннан Мәскәүгә рейс кайтты. Бу фетнәчеләр омтылышыннан соң Төркиядән беренче рейслар. 16 июль төнендәге хәрби түнтәрелеш омтылышы аркасында Россиядән Төркиягә рейслар кичектерелгән иде. Әмма, Росавиация белдергәнчә, Россия һәм Төркия авиакомпанияләре илдән чыгару рейсларын башкара ала. Бүген "Аэрофлот" Истанбулдагы һәм Антальядагы россияләрне кайтаруга керешәчәк. Элегрәк ТААСка авиакомпаниянең рәсми вәкиле Мәскәү-Истанбул SU2134 рейсы расписание буенча Мәскәү вакыты белән 21.25сәгатьтә Истанбулга буш килеш оча, җирле вакыт буенча төнге 1ләрдә пассажирларны алып, 18 июльдә Мәскәүгә кайтачак дип хәбәр иткән". Моннан тыш, 18 июльдә Мәскәүдән Антальяга россиялеләрне алып кайту өчен SU2142 рейсы гамәлгә куелачак. Казан халыкара аэропортыннан  Turkish Airlines компаниясенең "Казан-Истанбул" ТК428 рейсы 18 июль 02.05 сәгатькә планлаштырылган дип хәбәр итә һава аланының рәсми сайтындагы онлайн-табло.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев