Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россельхознадзор Украинадан терлек азыгы кертүне тыйган

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте (Россельхознадзор) 1 августтан терлекләрне Украинада җитештерелгән азык һәм азык өстәмәләре белән тәэмин итүне вакытлыча чикләде. Чикләүләр Украина азыклары партиясендә ген-модификацияләнгән компонентлар табу факты белән бәйле һәм Россия территориясенә кертү тыелган, дип хәбәр итә әлеге ведомствоның  Татарстан буенча идарәсе. Элегрәк, 30 июльдә, Россельхознадзор тере кошлар һәм инкубация йомыркалары, кош ите һәм эшкәртелмәгән кош продукциясен, шулай ук Франциянең Аверон департаментыннан кошлар өчен кайбер азыкларны кертүне тыйды. Бу чикләүләр әлеге департамент территориясендә кош гриппы теркәлү белән бәйле иде. Франциядән, ябык департаментлардан кала, Россельхознадзорның ветеринария сертификатлары булган очракта, Россиягә тере кош һәм инкубация йомыркаларын  кертү рөхсәт ителә дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев