Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Римма Ратникова: "Дәүләт Думасына кандидатлар арасында хатын-кызлар һәм яшьләр аз"

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан күрсәтелгән депутатлыкка кандидатлар арасында яшьләр һәм хатын-кызлар аз булуга зарланды. Бу хакта ул "Партия лигасы" дискуссия клубының чираттагы утырышында белдерде. Татарстан парламенты вице-спикеры журналистларның сораларына җавап биреп, Дәүләт Думасына депутатлыкка Татарстаннан күрсәтелгән кандидатлар арасында хатын-кызлар (Әлфия Когогина һәм Ольга Павлова гына) һәм яшьләр аз булуны әйтте. "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев праймериз тәмамлангач, алдан тавыш бирү нәтиҗәләреннән канәгатьсез кешеләр булмауга гаҗәпләнүен әйтте. Ул гына да түгел, элек партия әгъзасы булмаучылар да праймериздан соң партия эшенә актив кушылырга тели. "Бу "Бердәм Россия" башкарган процедураның тагын бер казанышы һәм уңай ягы. Без чыннан да таяна алырлык кешеләр алдык", - дип белдерде Кондратьев. Шул ук вакытта партиянең Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе урынбасары - Төбәк һәм технологик эшләр идарәсе җитәкчесе Андрей Парфенов ил буенча гомум исемлектә һәр дүртенче кандидатның хатын-кыз булуын әйтте. Ә яшьләре 30 яшькәчә булганнар - 15 кеше. Искәртәбез: бүген РФ Үзәк сайлау комиссиясенә VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның федераль исемлеге һәм "Бердәм Россия" партиясеннән бер мандатлы округлар буенча кандидатлар исемлеге тапшырылды. Төбәк исемлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде, икенче урында - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Исемлектә праймеризда иң күп тавыш җыйган 14 кандидат бар. Тагын алты кандидат бер мандатлы сайлау округлары буенча көрәшкә кушыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев