Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

РФ Финанслар министрлыгы "дәшмәүчеләр" өчен пенсияләренең тупламалары форматын сайлап алу мөмкинлеге булдырган

Бу пенсияләренең туплам өлешен дәүләти идарә компаниясендә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында – икесенең кайсында булса да формалаштыру мөмкинлеген сакларгамы-юкмы икәнен тәгаенләмәгән гражданнар өчен каралган. Әлеге хакта Россия финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев "Известия" газетасына аңлатма биргән, диелә ТАСС хәбәрендә. Министр урынбасары сүзләренчә, Россия Финанслар министрлыгы һәм Үзәк банк пенсия реформасы концепциясенә төзәтмәләр керткән. Моңа кадәр, пенсия тупламалары Үсеш һәм тышкы икътисады эшчәнлек банкы (ВЭБ) идарәсендә булган “дәшмәүчеләр” акчаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчермәсә, аларның акчасы балларга әйләндерелеп, иминият өлешенә автомат рәвештә күчерелә, диелде. Хәзер әлеге министрлык Хөкүмәтнең социаль блогы тәкъдимен исәпкә алып, схеманы үзгәрткән, чөнки бу баллар бәясе кимүенә һәм пенсия системасында баланс югалуга китерергә мөмкин. “Дәшмәүчеләр” пенсияләренең туплам өлешенә акча җыюны дәвам итә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлый ала яки акчаларын балларда туплый ала”, – дигән Алексей Моисеев. Балларның бәясе төшүенә юл куймас өчен ”дәшмәүчеләр” индивидуаль пенсия капиталы системасына автомат рәвештә кушыла. Туплам өлештән үзләре баш тартканнарның акчалары әлеге системадан чыгарылып, иминият өлешенә кушыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев