Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызның иң уңган-булган егетләре "Татар егете" милли проекты финалында көч сынашачак

Татарстаннан 8 егет Чаллыда “Татар егете” милли проекты финалында көч сынашачак. Бу хакта Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Сайлап алу турында егетләр “Милләтем-горурлыгым” темасына визит карточкасы әзерләде, татар халкы тарихын, мәдәниятен, сәнгатен һәм әдәбиятын белүләрен викторина сорауларына җавап биреп дәлилләде, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Конкурсның соңгы этабына республиканың иң уңган-булган егетләре чыкты. Алар – Сарман районыннан - Айнур Корбиев һәм Вадим Кузьмин, Нурлаттан - Булат Мөлеков, Автошәһәрдән – Ринат Әскәров, Айнур Арсланов һәм Ранис Сафин, Казаннан – Алмаз Шириязданов һәм Әлмәттән - Ринат Гарифуллин. Конкурс финалында егетләргә физик әзерлекләрен һәм иҗади осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. “Татар егете-2017” конкурсының финалы бүген, 5 апрельдә, узачак. Ул “Энергетик” мәдәният йортында 18 сәгаттьтә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев