Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рәфыйк Мөхәммәтшин Болгар ислам академиясенең ректоры итеп билгеләнде

Болгар ислам академиясенең президенты һәм ректоры кем буласы билгеле булды, карар вузны гамәлгә куючылар советы утырышында кабул ителде. Болгар ислам академиясе президенты булып Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, ректор булып Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат үзәге. Фәнни совет составына Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов, Болгар ислам академиясенең фән буенча проректоры Дамир Шәһәвиев, Чиләбе һәм Курган өлкәләре региональ диния нәзарәте рәисе Ринат Раев һәм Казан ислам университетының дини дисциплиналар кафедрасы мөдире Рамил Әдһәмов кергән. Совет составына һәр гамәлгә куючы вәкиле кергән. ТР Диния нәзарәтеннән вәкил булып Рамил Әдһәмов бара. Әлеге мәсьәләләр буенча карарлар бертавыштан кабул ителде, дигән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев