Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Путин "Яровая законын" имзалады

РФ Президенты Владимир Путин террорчылыкка каршы законнарга төзәтмәләрне имзалады. Бу хакта журналистларга Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. Июнь аенда Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы төзәтмәләрнең "террорчыллыкка каршы пакет"ын хуплады. Бу үзгәрешләр җәмгыятьтә зур гауга тудырды. Депутат Ирина Яровая тәкъдим итү сәбәпле, массакүләм мәгълүмат чараларында аларны  "Яровая законы" дип атаганнар иде. Закон телефон операторларыннан һәм интернет-компанияләреннән кулланучыларның шалтыратуларын, хәбәрләрен, СМСларын, җибәргән сурәтләрне, аудио-видеоларны алты айга кадәр саклауны таләп итә. Бу законны үтәүгә кәрәзле телефон операторлары каршы чыккан иде. "Мегафон" бу закон таләп иткән шартларны үтәү өчен махсус үзәкләр булдырырга кирәклеген белдереп, булачак чыгымнарны 230 млрд сум дип бәяләде. МТС исә чыгымнарын "триллион сумнар" дип санавын әйтте. Мобиль операторлар закон элемтә хезмәтенең бәясе 2-3 тапкырга артачак дип белдерде. Пакетта тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең аерым блогы "миссионерлык эшчәнлеге"нең нәрсә икәненә төгәл бәя бирә һәм аны законга каршы килгән дини берләшмәләр исеменнән алып баруны тыя. Бу төзәтмәләр әһелләрендә зур борчу тудырды. Аерым алганда, мөселманнар бу төзәтмәләр ифтар, җеназа уздыру кебек гамәлләргә киртә куячак дип белдерделәр һәм бу төзәтмәләгә каршы чыктылар. Вөҗдан, дин иреге һәм дини берләшмәләр турындагы закон таләпләрен бозып башкарылган миссионерлык эшчәнлеге гражданнарга 5 меңнән 50 меңгә, юридик затларга 100 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф яный. Яңа нормалар буенча, дини оешмалар тараткан әдәбият , аудио- һәм видео материаллар маркировкаланган булырга тиеш. Җинаять кодексында "халыкара террорчылык" дигән яңа состав пәйда булачак, анда гомерлеккә иректән мәхрүм ителүгә кадәр җәза каралган. Террорчыллыка өндәү яки аны интернетта аклау 1 млн сумга кадәр штраф яки 5-7 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный. Экстремистик оешма, экстремистик җәмгыять эшчәнлеген оештыру, экстремистик эшчәнлекне финаслау өчен дә җәзалар катгыйлана. Уйлап эшләнгән террорчылык өчен яшь чиге 14 яшькә кадәр киметелә. Әлеге нормалар 2016 елның 20 июленнән үз көченә керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев