Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Путин Төркия Президентыннан "Су-24" самолетын бәреп төшергән өчен гафу үтенгән хат алган

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 2015 елның ноябрендә бәреп төшерелгән "Су-24" самолеты өчен Владимир Путиннан гафу үтенде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Эрдоган әфәнде Владимир Путинга дустанә мөнәсәбәтләрне торгызырга һәм төбәктә бергәләп терроризмга каршы көрәшергә әзер булуын белдергән. "Мин һәлак булган Россия пилоты гаиләсенең кайгысын тагын бер тапкыр уртаклашам һәм гафу үтенәм. Россия пилоты гаиләсен Төркия гаиләсе кебек кабул итәбез. Бу зур югалту авырлыгын җиңеләйтү өчен без теләсә нинди инициативага әзер", - диелгән Төркия Президенты юлламасында. Россия пилотын бәреп төшергән Төркия гражданына карата суд тикшерүе башланган, дип билгеләп үтте Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркиянең Измир шәһәре суды Россия "Су-24" пилоты Олег Пешковны үтерүдә шикләнгән Альпарслан Челикны һәм законсыз рәвештә корал саклауда гаепләп тоткарланган затларны суд процессы беткәнче беркая да китмәү шарты белән азат иткәннәр, дип хәбәр итә "Новости" мәгълүмат агентлыгы, адвокат Морат Устюндагка сылтама белән. Май ахырында Төркия Президенты Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга теләвен, әмма Россия Төркиядән "нинди беренче адым көтүен аңламавы" турында белдергән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев