Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Пенсия яшендәге кайбер кешеләргә түләүләр артачак

Быелның 1 августыннан пенсия яшендәге кайбер кешеләргә түләүләр артачак. Бу хакта ТАСС яза. Пенсия фонды хезмәткәрләре сүзнең эшләүче пенсионерлар турында барганлыгын әйтте. Аларга иминият пенсияләрен исәпләгәндә яки алдан исәпләүләр булганда исәпкә алынмаган узган елгы пенсия баллары нәтиҗәләре буенча иминият пенсияләрен яңадан исәпләячәклар. Ведомствода яңадан исәпләүне Пенсия фондында башкарачаклар, аның өчен кешеләрнең гариза язуы кирәкми, дип өстәп әйттеләр. Максималь балларның күләме өчтән артмый. 2018 елдан башлап иминият пенсиясен билгеләү өчен бер балл 81 сум 49 тиенгә тигез. Россия пенсия фондында шулай ук 2016 елның 1 февраленнән эшләүче пенсионерларга иминият пенсияләренә түләүләр индексацияне исәпкә алмый гына башкарылу нормасы үз көченә керде. Шулай итеп, өстәләсе сумма пенсиягә чыгу вакытыннан карала һәм өстәмәләр төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев