Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Олимпиадага барабыз! - Россия Олимпия комитеты Президенты

Россия җыелма командасы Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада катнашачак. Бу хакта карар бүген Лозаннада Халыкара Олимпия комитеты тарафыннан кабул ителде, дип хәбәр итә Вести.Ru. "Россия Олимпия комитеты Президенты Александр Жуков 2016 елның Олимпия уеннарында Россия командасын кертү турында: Барабыз!" - дип язды социаль челтәрдәге сәхифәсендә Лозаннадан журналист Дмитрий Смирнов. "Халыкара Олимпия комитеты (МОК) допинг куллануда тотылмаган һәм уен шартларына туры килүче спортчыларны Олимпиадага кертү турында карар кабул итте", дип хәбәр итә "Россия-24" телеканалы. Моннан тыш, МОКның тагын бер карары бар, ул да булса - "Россия Олимпия комитетына карата ышанычсызлык белдерү", дип тә өсти телеканал. Исегезгә төшерәбез: 18 июль көнне Бөтендөнья антидопинг агентлыгы (ВАДА) Россия җыелма командасын 2016 елгы Олимпиадада катнашудан читләштерергә киңәш итте. Әлеге киңәшнең нигезе - ВАДАның бәйсез тикшеренүе нәтиҗәләре, аларда Россия спортчыларының Сочидагы Уеннарда допинг кулланулары һәм моны дәүләт дәрәҗәсендә яшерүләре турында мәгълүмат бар иде. Бүген Лозаннада МОК видеоконференциясендә Россия җыелмасының Риодагы Олимпиадада катнашуы хәл ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев