Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Өч мең тираж белән чыгарылган китаплар татарда бер елда сирәк сатылып бетә" - Мәдинә Маликова

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән язучы, драматур Мәдинә Маликованың быел жюри хөкеменә «Арыш тәме» китабы чыгарылган. Язучы үзен дәүләт бүләгенә лаек дип саный. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында әйтте. Бүгенгә Мәдинә Маликованың 30 китабы дөнья күргән, алар барлыгы 448 000 тираж белән таралган. "Арыш тәме" китабы турында Мәдинә Маликова: «Бик яратып яздым, аны халык та яратты", - диде. Язучы китабының өч мең тираж белән чыгып, бер ел эчендә сатылып беткәнен әйтте. "Өч мең тираж белән чыгарылган китаплар татарда ул сирәк сатылып бетә бер елда. Аннары мин аны тагын кабатлап чыгардым», - диде Мәдинә Маликова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев