Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөселман яшьләре форумы Кырым татарлары Бәкир белән Айшәне кавыштырган

Бу көннәрдә Болгарда мөселман яшьләренең II форумы уздырыла. Анда Кырымнан Бәкир һәм Айшә Адиловлар да катнаша. Аларны былтыр форумның беренчесе кавыштырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә яшьләр үзләре сөйләде. Бәкир Адилов – иҗади кеше. Ул нәшидләр башкара. Шулай ук балаларга җыр буенча дәресләр алып бара. Киләсе елга Кырымның мәдәният, сәнгать һәм туризм университетында магистратура тәмамлый. Айшә исә белеме буенча - филолог. Ул кырым татар теле укыта. “Хәләл җефетем белән былтыр Болгарда мөселман яшьләренең I форумында таныштык. Бер атна дәвам иткән әлеге чара барышында Айшә белән уртак якларыбызның күп булуы ачыкланды”, – диде Бәкир. Яшьләрнең һәркайсы Симферополь шәһәрендә яшәсә дә, Айшәнең Бәкирнең концертларына баргалаганы булса да, аларга нәкъ менә Татарстанда танышырга насыйп булган. Кырымга кайткач, якыннан аралашуларын дәвам иттергәннәр. Моннан 3 ай элек гаилә корып җибәргәннәр. “Без биредә таныштык. Форумның гаиләбезнең күркәм традициясенә әверелүен теләдек. Шуңа күрә быел да анда кабат катнашырга булдык”, – диде Айшә Адилова. Бәкир билгеләп үткәнчә, дин – ул тормыш рәвеше. Моның шулай икәнлеген таныган, диннең үз-үзеңне чикләү, дөньядан ваз кичү түгеллеген аңлаган очракта гына җан тынычлыгы була. Ислам дине кешеләрне дөрес юнәлештә үсеш алырга һәм тормышның мәгънәсен аңларга ярдәм итә дип саный ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев